news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аз керемле гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләтмәскә тәкъдим иттеләр

Бу айлык керемнәре ике яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә кагыла.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Россиядә аз керемле гаиләләрдән балалар бакчасы өчен түләү алмаска тәкъдим иттеләр. Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Волынец Дәүләт Думасына шул хактагы инициатива белән чыкты. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе фаразлавынча, әлеге карар аз керемле һәм балалары булган гаиләләргә сизелерлек ярдәм була алыр иде. Бу айлык керемнәре ике яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot