news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аз керемле гаиләләрдән 9-11 сыйныф укучыларына дистанцион уку өчен гаджетлар бирелә

Дистанцион белем бирүнең беренче атнасы нәтиҗәләре буенча, 93 процент Казан укучысының тотрыклы рәвештә укыганы ачыкланган.

Аз керемле гаиләләрдән 9-11 сыйныф укучыларына дистанцион уку өчен гаджетлар бирелә

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дистанцион уку чорында, аз керемле гаиләләрдән 9-11 сыйныф укучыларына 2 мең гаджет биреләчәк. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гыйльфанов хәбәр итте.

Татарстан Президенты карары буенча, бу гаджетлар мәктәпләр балансына бирелә, укучылар бушлай файдаланып тора алачак. 

Рөстәм Гыйльфанов дистанцион белем бирүнең беренче атнасы нәтиҗәләре буенча, 93 процент Казан укучысы тотрыклы рәвештә укыганын, калганнары я гаджетлар булмавы, я Интернет начар булуы, я авыру сәбәпле читтән торып укый алмауларын әйтте. Ниндидер сәбәпләр аркасында онлайн дәрестә булмаганнар өчен мәктәп сайтында дистанцион белем буенча материаллар урнаштырылганын искәртте.

«Социаль челтәрләрне анализлыйбыз. Яңа форматка ияләшә баралар. Укытучыларга рәхмәт әйтәләр. Беренче көн җиңел түгел иде, күп кенә платформалар тотрыксыз эшен күрсәтте. Без көн саен вазгыятьне мониторинглыйбыз. Укытучы эше җиңел түгел. Алар бөтен мөмкинлекләрне куллана, яңаларын да сынап карыйлар», — диде Рөстәм Гыйльфанов.

Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның укытучыларны бушлай Интернет белән тәэмин итүне хуплаганын искәртте. «Безнең өчен бу карар мөһим. Укытучылардан трафикны түләү турында сораулар килгәләде», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100