Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аз керемле гаиләдә үскән 960 балага лагерьларга һәм санаторийларга бушлай юллама биреләчәк
Бушлай юллама алу өчен ата-аналар яки опекага алучыларга “Ял” үзәгенә яисә бәлигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссияләренә гариза язарга кирәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Быел авыр тормыш хәлендә калган 960 Казан укучысына республиканың балалар лагерьларына һәм санаторийларга бушлай юллама биреләчәк. Бу хакта кичә эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.
Социаль-куркыныч хәлдә калган балаларга аерым игътибар биреләчәк. Быел сәламәтләндерү лагерьларында һәм санаторийларда 40 шундый бала булган: 31 – балалар сәламәтләндерү лагерьларында, 9 – санаторийда. Бушлай юллама алу өчен ата-аналар яки опекага алучылар “Ял” үзәгенә яисә бәлигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссияләренә гариза язарга кирәк.
Каникулларга шәһәрдә калган балалар өчен Казанда кызыклы ял итү программасы каралган. Айрат Фәизов сөйләгәнчә, быел Татарстан башкаласында яңа проект – “Кызыклы җәй” старт ала. Аның кысаларында ял итү мәйданчыклары яңа форматта эшләячәк. 20 яшүсмер-яшьләр клубында төрле дәресләр, мастер-класслар, очрашулар, тренинглар һ.б. чаралар каралган. “Теләсә кайсы укучы яңа проект мәйданчыкларына килә ала”, - диде рәис.
Мәйданчыкларның эш вакыты һәм урнашуы буенча мәгълүмат 1 июньнән Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты сайтында һәм “Подросток” муниципаль бюджет учреждениесендә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз