Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аз хәрәкәтле яшәү рәвеше яман шештән үлем куркынычын ике тапкыр диярлек арттырган
Хәтта уртача физик йөкләнеш тә онкология авыруы үсеш алганда исән калу мөмкинлеген сизелерлек арттыра.
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Аз хәрәкәтле яшәү рәвеше онкологик авырулардан үлем куркынычын икеләтә диярлек арттыра. Мондый нәтиҗәне Техас университеты тикшеренүчеләре ясаган. Бу турыда MedicalXpress-ка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Биш ел дәвамында белгечләр 45 яшьтән өлкәнрәк 8 меңнән артык кешенең физик активлык дәрәҗәсен күзәткән. Тикшерү үткәргәнче, аларда яман шеш булмаган. 2009-2013 елларда 268 кеше яман шештән үлгән.
Нәтиҗәдә, тәҗрибәдә катнашкан физик активлыгы түбән кешеләр арасында хәрәкәтчән яшәү рәвеше алып баручылар белән чагыштырганда, онкология авыруыннан үлү очраклары 82 процентка югарырак булган.
«Бу физик активлык булмау һәм яман шештән үлем арасында турыдан-туры бәйләнешкә күрсәткән беренче тикшеренү», — диде бу эшнең әйдәп баручы авторы Сьюзан Гилкрист.
Шул ук вакытта, табиб сүзләренчә, кеше аз хәрәкәтчән яшәү рәвешен озаграк алып барган саен, аннан үлем ихтималы югарырак.
Галимнәр мәгълүматлары буенча, көн саен уртача 30 минут (мәсәлән, велосипедта йөрү) физик активлык онкология авыруларыннан үлем куркынычын 31 процентка киметә. Шул ук вакытта йөрү кебек җиңел йөкләнеш аны 8 процентка киметә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз