news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айзилә Батырханова: Татар журналистикасында бюджет урыннары кимүе – "Таяну ноктасы"на тема

Киләсе елда КФУның татар журналистикасы бүлегендә бакалавриатта бюджет урыннары булмаячак.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген киләсе елда татар журналистикасы буенча бакалавриатта бюджет урыннары булмаячагы мәгълүм булды. Бу мәгълүматны Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчелеге раслады.

“Татар-информ” хәбәрчесе быел бюджет урыннарында бакалавриат тәмамлап, магистратураның бюджет урыннарына дәгъвалаучылардан бу хакта фикерләрен белеште.

“Бакалавриатның татар журналистикасында бюджет урыннары булмау бик начар. Магистратурада калсам без ниндидер эшләр башкарырбыз, дип уйлыйм. Миндә әле оптимизм бар", - диде Татар яшьләре форумы иҗтимагый оешмасы вәкиле, журналист Гүзәлия Гыйниятуллина.

“Без укырга кергәндә татар журналистикасына ихтыяҗ бик зур түгел иде кебек. Хәзер конкурсның арта баруын күрәбез. Бюджет урыннары да артсын иде”, - ди “Татаркино” оешмасының матбугат сәркатибе, журналист Регина Шиһабетдинова. Киләсе елга бакалавриатта бюджет урыннары булмавын Регина бик начар хәбәр дип кабул итә. “Бәлки “Алтын каләм” бәйгесе калыр. Ул укырга кергәндә биргән ташламаны да юк итсәләр, бик начар”, - ди ул.

“Бакалавриатка киләсе елга бюджет урыннары булмау безнең “Таяну ноктасы” тапшыруы өчен бер тема булып торачак", - диде бүген магистрлыкка имтиханнар тапшырган "ТНВ" телеканалы журналисты Айзилә Батырханова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100