news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айзат Минһаҗның татар әдәбияты тарихына багышланган каллиграфик эшләре тәкъдим ителде

Каллиграфның рун, уйгыр, гарәп һәм латин графикаларында ясалган эшләре урын алды.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар китабы йортында каллиграф, Истанбулдагы сәнгать университеты студенты Айзат Минһаҗевның каллиграфик эшләре тәкъдим ителде. «Имлә» дип исемләнгән әлеге күргәзмә ТР Милли музее фондында саклана торган экспонатларны да үз эченә ала.

Күргәзмә татар язуы тарихы контекстында татар әдәбияты тарихына багышланган. Айзат Минһаҗевның дүрт картинасы Татар китабы йортында әдәби-каллиграфик перфоманс вакытында ясалган.

Айзат Минһаҗев каллиграфия белән 11 яшеннән шөгыльләнә башлаган. «Рун язуы гарәп язуыннан иртәрәк барлыкка килә. Рун язуын яшәешебезгә туры килгән язу дип тә әйтергә мөмкин. Каллиграфия сәнгатен өйрәнү өчен мин Истанбул университетына укырга кердем», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Беренче эш рун хәрефләре белән язылган. «Киндердә борынгы төрки авыз иҗаты мәкале», — ди Айзат.

Каллиграф сүзләренчә, рун язуы гарәп язуына охшаш, чөнки аларның тамырлары бер. «Рун язуы сул яктан уң якка, өстән аска укылган. Сәнгать белгечләре өчен ислам дине кабул ителгәнчегә кадәр төрки сәнгать ачылып бетми. Төркиядәге профессорлар миңа һәр деталь турында сөйләп, барлык мәгълүматны җиткерде», — диде ул.

«Татарстанда гына гарәп графикасында кулъязмалар саны 80 меңнән артып китә, аларны фәнни әйләнешкә кертәсе бар. Менә мондый күргәзмәләр мираска игътибарны күбрәк җәлеп итә. Мирасны төрле мәдәни ысуллар аша да танытып була, һәм бу күпкә отышлырак та», — ди ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов.

Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин Айзат Минһаҗевның эшләре белән таныштырды.

«Гарәп графикасында ясалган каллиграфия Сәиф Сараи тууына 700 ел тулуга багышлап ясалган, аның «Гөлестан бит-төрки» әсәреннән өзек китерелгән. Аны әзерләр өчен безгә «Гөлстан бит Төрки”нең гарәп язуындагы нөсхәсен эзләп табарга туры килде. Нөсхәне Лейден университеты китапханәсе сайтыннан таптык», — диде ул.

Икенче каллиграфиядә Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» әсәреннән өзек китерелгән. Ул уйгыр графикасында язылган, Герат шәһәрендә табылган нөсхәнең күчермәсеннән карап ясалган.

Соңгы каллиграфия — 1920-1930 елларда күп мәгънәгә ия булган вакытны тасвирлый. «Әдәбиятта социаль реализм кысаларында бер төрле тасвирланган, чынбарлык икенче төрле булган. Чынбарлык белән әдәбиятның киселешен күрсәтәсебез килде. Анда Шәйхи Маннурның „Бәхет кояшым“ дигән шигыре язылды», — диде Айдар Шәйхин.

Ачылышта КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар филологиясендә укучы студентлар катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100