news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айя-София мәчетендә 86 ел эчендә беренче тапкыр Корбан гаете намазы укылды

Намазны Төркиянең Дин эшләре буенча идарә башлыгы Али Эрбаш үткәрде.

Айя-София мәчетендә 86 ел эчендә беренче тапкыр Корбан гаете намазы укылды
Рушания Алтай

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»).Төркиянең меңләгән мөселманы җомга көнне, 86 ел эчендә беренче тапкыр, Айя-София мәчетендә Корбан гаете уңаеннан иртәнге намазда булды. Бу хакта җомга көнне Төркиянең "Сабах" газетасына сылтама белән "ИНТЕРФАКС" хәбәр итте.

Намазны Төркиянең Дин эшләре буенча идарә башлыгы Али Эрбаш алып барды. Намазга Төркия парламенты спикеры Мостафа Шентоп, Транспорт һәм инфраструктура министры Адил Караисмаилоглы, Истанбул провинциясе губернаторы Али Ерлика һәм Истанбул районы мэры Фатыйх Мехмәт Эргюн Туран да кушылды.

"Сабах" газетасы билгеләп үтүенчә, намазга килүчеләр Айя-София комплексы бинасын, шулай ук янәшәдәге территорияне тулысынча тутырды.

Искәртеп үтик, 10 июльдә Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Истанбулдагы Изге София музеена мәчет статусы бирү турындагы указга кул куйды.

Изге София храмы музей статусын 1934 елда Төркиянең беренче Президенты Мостафа Кемаль Ататөрк карары белән ала. 1985 елдан собор ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100