Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айваз Садыйров татар яшьләренә "Шәрык клубы" кебек аралашу мәйданы булдыруны сорый
Бу пункт Татар халкы үсеше стратегиясенә керергә тиеш дип саный ул.
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). “Татар радиосы” баш мөхәррире Айваз Садыйров татар халкы үсеше стратегиясенә керергә тиешле бер максат дип татар яшьләрен үзара аралаштыра торган урын оештыруны атады. Бу фикерен ул кичә ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның татар журналистлары һәм мөхәррирләре белән очрашуы вакытында җиткерде.
“Сәләт” балалар һәм яшүсмерләр оешмасы бар, ә аннан соң яшьләрне берләштерә торган хәрәкәт юк. Актив татар яшьләренең җыелып аралашу мәйданы юк. Әгәр шундый бер хәрәкәт оешса, ул татар кадрлары үсешенә дә тәэсир итәр иде, бу зур механизмның башлангычы булыр иде”, - диде Садыйров.
Ул мисал итеп “Шәрык клубы”н атады.“Элек “Шәрык клубы” бар иде. Зыялылар “Шәрык клубы” форматында җыела торган булган һәм аларның фикерләре җитәкчелеккә дә җиткерелгән. Без дә аралашырга тиеш”, - диде Айваз Садыйров. Ул бу пунктны Татар халкының үсеш стратегиясе эскизына өстәмә буларак кертергә тәкъдим итте.
- “Шәрык клубы” – 1907 елда татар мөселман яшьләренең аралашу клубы буларак оеша. Төрле елларда аның әгъзалары Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, С.Рәмиев була. ХХ гасыр ахырында татар яшьләре “Шәрык клубы”н кабат торгыза һәм татар иҗтимагый үзәге бинасында иҗади кичәләр оештыра башлый. 2012 елда бинаның хуҗасы алышына һәм “Шәрык клубы” кичәләре туктала.
- Татар халкының үсеш стратегиясен төзү бурычын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. Эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде. Хәзерге вакытта стратегиянең эскизы әзер. Аны җәмәгатьчелектән килгән фикер-тәкъдимнәр белән тулыландыру бара. Стратегия 30 август, Татарстан республикасы көнендә кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз