news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айваз Садыйров: Татар блогерларына этәргеч бирә торган бәйгеләр юк

«Бүгенге көндә блогер сәясәтче дә, сәяхәтче дә була ала», - ди «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры, алып баручы Айваз Садыйров татар блогы белән бәйле экспериментлар булса да, блогерларга этәргеч бирерлек бәйгеләрнең булмавын әйтте.

«Мәсәлән, „Тәэсир“ бәйгесендә татар видеороликлары кабул ителә, ләкин анда блогерларның тулаем катнашы юк. „Бәллүр каләм“ бәйгесендә „Блогер“ номинациясен әйтә алабыз. Шулай да, блогер бәйге өчен генә дип блог ясамый. Ул халыкка, җәмгыятькә фикерен җиткерә. Татарлар арасында фикер әйтерлек кешеләр аз», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Айваз Садыйров яшь буын күбрәк рус аккаунтларын карый, олы буынның барысы да Интернетта утырмый дип саный. «Татар телендә ютуб-блоглар аз. Бүгенге көндә татар телле блог белән финанслар алу юк дәрәҗәсендә, аудитория аз», — диде ул.

«Туган телләр һәм һәм халыклар бердәмлеге елында игълан ителгән бәйгеләрнең күбесе татар теленең әһәмиятен җиткерүгә әйләнеп кайта. Татар блогерлары видеолары өчен эшләнгән бәйгеләрнең төп максаты — татар телен кулланып эшләнгән теләсә кайсы өлкәдәге продукт. Тел бу очракта корал гына булсын иде. Шул очракта гына телебезнең дөрес кулланылышы булачак», — ди башкарма продюсер.

Айваз Садыйров блогерларны шагыйрь дә, галим дә булмавын әйтте. «Һәр чорның үз фикер лидерлары булган. Заманында ул шигырь формасы һәм шагыйрь булса, хәзер ул — халыкка блог аша үз фикерен җиткерүче шәхесләр. Бүгенге көндә блогер сәясәтче дә, сәяхәтче дә була ала», — дип әйтте ул.

Аның фикеренчә, татар телендә яхшы сөйләшкән, эше, гамәлендә уңай яклар булган татар блогерын халкыбызның йөзе дип тә әйтеп була. «Хәтта халыкара киңлеккә чыгарга мөмкин», — дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot