Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әюпова Татарстанның мәдәни брендларын атады: Чәк-чәк кенә түгел
Татарстан – Россия һәм халыкара мәдәни киңлекнең аерылгысыз өлеше. Безнең территориянең керамика, корыч эшкәртү һәм зәркән һөнәрчелегендәге мәдәни коды дөнья дәрәҗәсендә танылган. Бу хакта бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова #ТатарстанОнлайн эфирында хәбәр итте.
«Бер яктан, без профессиональ мәйданчыкларыбызда эшләүче башкаручыларның профессиональлеге дәрәҗәсен трансляциялибез, ә икенче яктан, безнең территориянең мәдәни коды бар», - диде ул.
Әюпова мәгълүматларына караганда, Татарстан тарихи яктан бик кызыклы территориядә урнашкан.
«Керамикада Болгарга хас булган технологияләрне Көньяк төбәкләрнең бер өлеше әле дә куллана. Бу Биләр, Питрәч керамикасы. Бу тарихи тамырлары безнең территория белән бәйле булган технологик брендлар», - дип билгеләп үтте ул.
Мәсәлән, Болгар үрдәкләре – Акыл алиһәсе образы. Бүгенге көндә бу инде трансмилли символлар, дип өстәде Аюпова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз