news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әюпова яшьләрне традицион кыйммәтләр нигезендә креатив проектларга җәлеп итәргә чакырды

Әюпова яшьләрне традицион кыйммәтләр нигезендә креатив проектларга җәлеп итәргә чакырды
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Креатив индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашырганда күбрәк яшьләргә ышанырга кирәк, шулай эшләмәгәндә аларны мәдәни продукт булдыру процессында традицион кыйммәтләрне исәпкә алу кирәклегенә ышандыру кыенга туры киләчәк. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Россия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә багышланган фикер алышуда белдерде, дип хәбәр итә ул җитәкләгән ведомствоның матбугат хезмәте.

Утырыш «Мәдәният һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе мәйданчыгында узды. Татарстан мәдәният министрының чыгышы республикада традицион кыйммәтләргә нигезләнгән креатив проектларга ничек ярдәм итүләренә багышланган иде.

«Шуны билгеләп үтәсем килә, әгәр без бүген яшьләребезгә ышанмасак, аларны традицион кыйммәтләр нигезендә яңа продукт җитештерүгә җәлеп итмәсәк, безгә алга таба хәрәкәт итү һәм аларны без традицион тамырларга таянып үсәргә тиешлегебезгә ышандыру бик авыр булачак», – диде Әюпова.

Ул шулай ук Татарстанның «күпмилләтле мәдәният территориясе» булуын искәртте. «Бездә 175тән артык милләт вәкиле яши. Хәтта милләтара һәм конфессияара төрлелекне исәпкә алып та саклап калып булган тынычлык һәм татулык төп фактор булып тора», - дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot