Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ирада Әюпова Октябрь революциясенең 109 еллыгы уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Октябрь революциясенең 109 еллыгы уңаеннан республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.
«1917 елның 7 ноябрендә Россия язмышына һәм дөнья тарихына зур йогынты ясаган вакыйга булды. Октябрь революциясе XX гасырның йөзен – сәясәт, икътисад, җәмгыять төзелешен һәм халыкара мөнәсәбәтләрне билгеләгән этапларның берсенә әверелде», – дип белдерде ТР мәдәният министры.
«Республикабыз өчен бу дата, барыннан да элек, Октябрь революциясеннән соң, 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүе белән әһәмиятле. Аның барлыкка килүе республика чикләрен, татар теле, әдәбияты һәм сәнгатенең үсеш векторын һәм мәдәни трансформациясен билгеләгән, шулай ук иҗади потенциалны гамәлгә ашыру өчен яңа шартлар тудырган мөһим этап булды», – дип искәртте ул.
«Бүген, йөз елдан артык элек булган вакыйгаларга борылып карап, без аерылып чыгу өчен сәбәпләр эзләмәскә, ә безне берләштергән әйберләрне сакларга һәм арттырырга омтылабыз», – дип басым ясады министр.
«Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышында Владимир Путин, Россия халыклар бердәмлеге елына йомгак ясап, болай дип билгеләп үтте: «Бердәмлек елында без тарихыбызга мөрәҗәгать иттек, әмма асылда киләчәкне төзедек». Дәүләт башлыгының бу эшне дәвам итәргә кушуы, Бердәмлек елы тәмамланырга тиеш түгел дип билгеләп үтүе безнең өчен аеруча зур кыйммәткә ия», – дип искәртте ТР мәдәният министры.
«Бабаларыбыз истәлегенә хөрмәт, буыннар бәйләнеше, иҗади хезмәт һәм халыклар дуслыгы туган җиребез файдасына башкарган уртак эшебездә безнең өчен ориентир булып кала. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, җан җылысы, татулык һәм иминлек телим!» – дип сүзен төгәлләде Ирада Әюпова.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз