news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әюпова мәдәният өлкәсендә идарәчеләр өчен милли премия лауреаты булды

Әюпова мәдәният өлкәсендә идарәчеләр өчен милли премия лауреаты булды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Төбәк дәрәҗәсендәге идарәче» номинациясендә мәдәният өлкәсендә идарәчеләр өчен Милли премия лауреаты булды.

Премия РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган. Аның максаты – илнең мәдәни мохитен үстерүгә, шулай ук һөнәри бергәлек формалаштыруга һәм иң яхшы идарә практикаларын үстерүгә зур өлеш керткән идарәчеләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү.

Премиянең күзәтү советын РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко һәм РФ вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкли.

Гаризалар кампаниясе кысаларында федерациянең барлык субъектлары вәкилләреннән 5 меңнән артык гариза җибәрелгән. Татарстанны төрле номинацияләрдә 19 кандидат тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot