Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әюпова Казанның ислам дөньясы башкаласы статусындагы мәдәни программасын тәкъдим итте
2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы була. Әлеге статус кысаларында күпсанлы чаралар уздыру планлаштырыла. Бу хакта ВКонтактеда Татарстан Республикасының рәсми паблигында туры эфир вакытында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.
Министр сөйләгәнчә, чаралар өч төп юнәлештә узачак. Беренчесе – театр «Нәүрүз» һәм «Алтын минбәр» кинофестивале кебек инде гамәлдә булган зур фестивальләрнең көн тәртибенә интеграцияләү.
Икенче юнәлеш – сәяси-эшлекле юнәлеш. Елны «KazanForum» кысаларында 14 майда тантаналы рәвештә ачу планлаштырылган. Ябу тантанасы ноябрьдә узачак.
Өченче, фәнни-махсуслаштырылган, юнәлеш ислам сәнгатен тирәнтен аңлауга багышланачак. Коръән белеме, каллиграфия, ислам архитектурасы һәм археология игътибар үзәгендә булачак.
Аның сүзләренә караганда, елны тантаналы рәвештә ачу 13 майга, ә ябу ноябрьгө планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз