Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әюпова II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путинның хокукый порталда бастырып чыгарылган указыннан күренә. Әлеге бүләк белән икътисадны, социаль өлкәне, фәнне, мәдәниятне үстерүгә, илнең оборона сәләтен ныгытуга керткән өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен билгеләп үтәләр.
Шул ук указ белән Путин Татарстаннан ике гаилә – Айнур һәм Мәрзия Сәгыйтовларны, шулай ук Евгений һәм Любовь Шпякиныхларны «Ата-ана даны» ордены медальләре белән бүләкләде. Орденны җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарга гаилә институтын ныгытулары һәм традицион гаилә кыйммәтләре рухында тәрбияләүләре өчен тапшыралар.
Моннан тыш, электромонтер Фәрит Шәйхиев энергетика үсешенә керткән зур өлеше һәм тармакта күпьеллык хезмәте өчен «РФ атказанган энергетигы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз