news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айтуганова: «Милли мультFest»ка мультфильм төшергән иң яшь катнашучыга алты яшь

Балалар һәм педагогларга бүләкләр аерым тапшырылачак.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Милли мультFest» балалар кинофестивалендә Алабуганың «Чупакабрики» мультстудиясе, Мамадышның «Кояшкай» балалар бакчасы һәм Актанышның 1нче балалар бакчасыннан алты яшьлек балалар катнашкан.

«Иң яшь катнашучыларга алты яшь иде. Көтмәдек. Җиде яшьтән алып катнашырлар дип уйлаган идек», — дип сөйләде «Милли мультFest» балалар кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Аның сүзләренчә, балалар һәм педагоглар аерым бүләкләнәчәк.

«Милли мультFest» балалар кинофестиваленең сәнгать җитәкчесе һәм жюри рәисе Рамил Төхвәтуллин балаларны илһамландырып торырга, мөмкинлекләр бирергә кирәк дип саный.

«Барлык мультфильмнар татар телендә, алар татар мохитен тасвирлый. Башкарган эшләрен телевидениедән күреп сөенәчәкләр. Балаларыбызга җылы сүз һәм игътибарның булуы мөһим», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Кинофестиваленең жюри әгъзасы Сергей Киров озынлыгы ягыннан төрле мультфильмнар килүен әйтте. «Иң кыскасы — 45 секунд, иң озыны 20 минут иде. Кинофестивальне беренче тапкыр үткәргәнгә күрә катгый чикләр куймадык. Татарстанда анимация эше бөтенләй яңа өлкә», — дип билгеләп үтте ул.

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә. Өч номинация. Һәр номинациядә беренче урынга йөз мең, икенче урынга 70 мең, өченче урынга 50 мең биреләчәк. Фестивальдә катнашу өчен, татар телендә анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары кабул ителде.

Фестивальнең төп бурычы — татар телен саклап калу, баланың дөньяны хис-кичерешләр аша танып белүен иҗади үстерү, анимация һәм кинематографиянең сәнгати чаралар аша балаларның фантазиясен, сәнгати иҗатын үстерүне камилләштерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100