news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айтуганова Җәлил премиясе лауреатлары арасында кинорежиссерлар булмау сәбәбен әйтте

Миләүшә Айтуганова - Җәлил премиясен бирү комитетының кино сәнгате һәм телевидение буенча эксперты.

Айтуганова Җәлил премиясе лауреатлары арасында кинорежиссерлар булмау сәбәбен әйтте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кинопродюсер Миләүшә Айтуганова Җәлил премиясенең быелгы лауреатлары арасында яшь режиссерлар булмавын аларга премия турында мәгълүмат килеп җитмәүдән дип саный.

“Җәлил премиясенә дәгъва итүчеләр арасында кинематографиядән бер генә заявка иде. Мин кино һәм телевидениедәге кешеләр бу хакта белмәгәннәр дигән нәтиҗәгә килдем”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Җәлил премиясен бирү буенча комитетка Кино сәнгате һәм телевидение өлкәсендә эксперт буларак кертелгән Миләүшә Айтуганова үзе дә кино белән кереп буласын яңа гына белгән.

“Кино өлкәсендә безнең премиягә лаек әсәрләребез бар дип уйлыйм. Илшат Рәхимбай, Әмир Галиәскаров премиягә дәгъва итә ала иде. “Мулла”, “Байгал” фильмнары командалары бирә алган булыр иде. Мин утырышта да: “Алга таба кино өлкәсеннән заявкалар күп буласына өметләнеп калам” дип әйттем”, - ди Миләүшә Айтуганова.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә уңыш казанган талантлы яшьләргә, шулай ук, яшьләр белән эшләүчеләргә бирелә.

  • Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары турында рәсми мәгълүмат 15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100