news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айтматовның манкортлар турында әсәре Курчак театры репертуарына әйләнеп кайтырга мөмкин

“Әкият” татар дәүләт курчак театрында Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Зөлфәтнең 70 яшьлегенә багышланган искә алу кичәсе узды.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан озын көн” романы буенча куелган спектакль кабат “Әкият” татар дәүләт курчак театры репертуарына кайтырга мөмкин. Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Зөлфәтнең 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичәдә театрның директоры Роза Яппарова әйтте.

“Әкият” татар дәүләт курчак театры үзенең иң күренекле авторын искә алып, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең 60 яшьлек юбилеена багышлап әдәби-музыкаль кичә уздырды. Бу – коллективның үз авторын сагынуы, хөрмәте билгесе. Кичәдә танылган шагыйрьләр Гәрәй Рәхим, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Йолдыз Шәрапова, яшь шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшиннар катнашты.

Искәртеп узабыз, Чыңгыз Айтматовның “И дольше века длится день” (“Гасырдан озын көн”) романы сөйләмгә маңкорт дигән сүзне керткән иде. Борынгы риваять буенча, сугышта әсирлеккә эләккән егетләрнең чәчләрен кырып, башларына дөя тиресе каплаганнан соң, аларны далага, кызу кояш астына чыгарып ташлаганнар. Тире кипкән саен башны кыскан, ә үсә башлаган чәч төкләре кипкән тирене тишеп чыга алмагач, кире баш тиресенә кадалып үскән. Авыртуга түзә алмыйча, кешеләр аңнарын югалтып, хәтерләрен җуялар. Исән калганнары манкортка әйләнә - кешелек кыйммәтләрен җуеп, бары тик ризык китерүче хуҗасына гына табына башлый.

“Мин Курчак театрында эшли башлаганда Казанда бер генә татар мәктәбе калган еллар иде. Кешеләрне тетрәтерлек, җаннарына үтеп керерлек әсәр куясы килә. Чыңгыз Айтматовның шушы әсәрен сайладык, -дип сөйләде Роза Сәетнуровна. - Әсәрдә манкорт Җоламан әнисе Найман ананы танымыйча, атып үтерә. Найман ана аккошка әйләнеп далага оча. Бу тетрәндергеч риваять иде. Курчак театрында Айтматов кебек язучыларны кую өчен махсус рөхсәт кирәк булгач, без аны Мәскәүгә барып алдык. Пьесаны шагыйрь Зөлфәт язды. Зөлфәтнең таланты Чыңгыз Айтматов талантына тиң иде - Чыңгыз Айтматовның прозасы белән Зөлфәтнең поэзиясе үрелеп барды”

“Кояш бездән йөзен чөермәсме...
Ком басмасмы безнең сукмакларны?
Уйлан, кешем, уйлан, уйлан!..” - дип директор шигырь юлларын да тамашачының исенә төшерде.

Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров куйган. Найман ана ролен - Рәмзия Фәйзуллин, Җоламанны Ришат Гыйздәтуллин уйнаган булган.

“Әлеге спектакльне бөтен мәктәпләр карап чыкты. Бөтен сәнгать әһелләре карады. Кешеләр: “Безне курчаклар елаттылар” - диделәр. Җансыз курчак аша кешенең җанына барып җитү катлаулы. “Гасырдан озын төн” спектакле бик уңышлы булды. Озак еллар репетуарда барды. Хәзер татар теле бетәме, каламы дип бик күп язалар. Ул спектакльне яңадан куйсак та яхшы булыр иде”, диде Роза Яппарова фикерен йомгаклап.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100