Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Айсылу”: тагын бер татар фильмы төшерелде
Фильмны тәкъдим итү чарасы көтелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). 11 февраль көнне кичке сәгать 6.30 да Казанның “Мир” кинотеатрында премьера - режиссер Рөстәм Рәшитов төшергән “Айсылу” татар фильмын тәкъдим итү чарасы була. Анда керү — ирекле. Фильм рус субтитрлары белән экранга чыга. Татарстанда төшерелгән нәфис фильм “татар көлбикәсе” хакында.
Картинаның төп герое — Айсылу исемле яшь чибәр кыз. Аңа табигатьтән җырлау сәләте бирелгән, әмма ул гарип һәм бары култык таяклары белән генә йөри ала. Кыз әнисе белән авылда яши һәм аның киләчәге караңгы. Әмма бер көнне кызның тормышын төптән үзгәртердәй вакыйга була...
Картинада рольләрне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары башкара. Фильм татар телендә төшерелгән.
Быел бу тарихның дәвамын сериал рәвешендә төшерү планлаштырыла, дип хәбәр итә кинотеатрның матбугат хезмәте.
Фотосурәт islampl.tw1.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз