Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айсылу Лерон Мөслимдәге бабасын «Безнең мирас» журналына онлайн яздырган
«Үзегезне генә түгел, якыннарыгызны да яздыра аласыз», — ди Айсылу.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Телевидение һәм радио алып баручысы, журналист Айсылу Лерон Мөслимдә яшәүче бабасын «Безнең мирас» журналына онлайн яздырган. Бу хакта ул үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
«Бүгенге вазгыятьтә басма матбугатка почтага барып язылу мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без Мөслимдә яшәүче Лерон бабайны яраткан журналы „Безнең мираска“ онлайн режимында интернет аша гына яздырдык. Сез дә үзегезнең якыннарыгызны әби-бабаларыгызны, әти-әниләрегезне интернет аша яздыра аласыз», — дип сөйли Айсылу Лерон.
Шулай ук Айсылу Лерон Татарстанда дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Якыннарыңны яздыр» флешмобын игълан иттүен үзенең сәхифәсендә язган.
«Коронавирус таралмасын өчен күп кеше өйдә утырырга мәҗбүр. Яраткан басмага ничек язылырга? Ярдәмгә интернет килә. Димәк, өйдән чыкмыйча да, газета-журналларга язылып була дигән сүз. Үзегезне генә түгел, якыннарыгызны да яздыра аласыз. Моның өчен интернет ярдәмендә www.tatmedia.ru/podpiska адресы буенча урнашкан „ТАТМЕДИА“ сайтына керегез», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз