news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айсылу Хафизова театраль эксперимент бюджет акчасына булмаска тиеш дип саный

Бүген "Татар-информ"да "Татар театр сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре" темасына түгәрәк өстәл узды.

Айсылу Хафизова театраль эксперимент бюджет акчасына булмаска тиеш дип саный
Владимир Васильев

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дәүләт акчасына аның кануннарына туры килгән әсәрләр генә куелырга тиеш. Ә экспериментларны иҗат әһелләре үз матди мөмкинлекләреннән чыгып куя алалар. Әлеге фикерне бүген «Татар театр сәнгатендә миллилек күрсәткечләре һәм рөхсәт чикләре» темасына үткәрелгән түгәрәк өстәлдә Айсылу Хафизова әйтте.

“Әгәр дә дәүләт сәнгать проектына акча бирә икән, ул аның статусына һәм кануннарына тәңгәл килергә тиеш. Ул шушы дәүләттә яшәүче җәмгыять вәкилләре тарафыннан кабул ителергә тиеш”, - диде журналист һәм киносценарист Айсылу Хафизова.

“Экспериментлар ясыйсыз икән – ясагыз. Чикләр юк. Ләкин үз акчаңа. Тамашачы синең әсәрне яратып килеп карый икән, акчасын түли икән - димәк, сез уңыш казанган авторлар. Тамашачыга кирәк икән – эксперимент уңышлы, тамашачы килмәсә – башка мәсьәлә. Шушы кысаларга керсә, экспериментлар барлыкка килер идеме икән?” - дип сорау куя Айсылу Хафизова.

  • Түгәрәк өстәл соңгы арада Россия театрында да, татар театрында да чикләүләр турында фикер алышуларны күздә тотып оештырылды.
  • Фикер алышуга әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова, хореограф, биюче, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстаның атказанган артисты Ирек Хафизов, Әтнә театры артисты Гүзәл Гафарова, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Айсылу Галиева һәм «Сабантуй» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100