news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айсылу Хафизова мөселман эшмәкәр ханымнарын журналистлар белән дус булырга өйрәтә

"Татар-информ" журналисты бизнес-ледиларга “Рекламага акчаң булмаса, журналистлар белән ничек дуслашырга” исемле лекция укыды.

(Казан, 21 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарларны матур сүз белән генә алдый алмассың. Татарстанда реклама эшләми. Танылган журналист, сценарист Айсылу Хафизова Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе эшчәнлеге кысаларында оештырылган “Иртәнге бизнес чәй” форматындагы очрашуда шулай дип белдерде.

Айсылу Хафизованың “Рекламага акчаң булмаса, журналистлар белән ничек дуслашырга” исемле лекциясе шулай башланып китте. Айсылу чыгышында статистика һәм цифрлар кулланмаячагы турында әйтте. Бары тик үз тәҗрибәсеннән чыгып, үз тормышыннан мисаллар китереп сөйләвен әйтте.

Мәгълүмат өчен. Мөселман хатын-кызлары өчен оештырылган “Иртәнге бизнес чәй” проектының авторы - психолог Зөлфия Максутова. Әлеге очрашуда ислам кануннары буенча яшәүче ханымнар үз бизнеслары турында сөйләп фикердәшләр таба ала.

Очрашуга уңышлы бизнес-ледилардан башлап, үз эшләрен башларга хыялланган хуҗабикәләргә кадәр егермеләп яшь хатын-кыз килгән иде. Очрашу танышудан башланды, Айсылуның лекциясе белән дәвам итте һәм бирелгән темага фикер алышулардан соң чәй табыны янында төгәлләнде.

Айсылу Хафизованың лекциясеннән тезисларны – рекламага акча түкмичә генә уңышка ирешү серләрен “Интертат”тан укыгыз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100