news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айсылу Галиева: Татар теле укытучыларының төрлесе бар
Фиолология фәннәре кандидаты фикеренчә, дәресен яратсыннар өчен, укытучы үзен яраттыра белергә тиеш.
Скопировать ссылку
(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар телен укыту методикасыннан гына түгел, укытучыдан да күп нәрсә тора. Өч бала анасы, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева шулай дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда белдерде.
"Мин методикага бәйләнмәс идем, мин татар теле укытучыларына гына бәйләнә алам. Татар теле укытучыларының төрлесе бар. Татар теле укытучыларының укучыларны җеннәре сөймәгән, сәгать үткәрергә генә керүчеләре бар. Укытучы икәнсең, син аларны акыллы итәргә тырыш инде. Балалар синең өчен аңгыра икән, бәлки, мәктәптә эшләргә кирәкмидер. Әгәр син татар теле һәм әдәбияты укытучысы икәнсең, күзаллавыңны киңәйт инде. Программада булмаган яңа әдәби әсәрләрне укырга була. Менә хәзер кемнәр калыр: шулармы, әллә үз фәненә башы-аягы белән гашыйк булган укытучылармы? Безнең үзгәреш сыйфат ягына булырмы икән, әллә әйбәт укытучыларны туздырып, аларны куып чыгарып бетерерләрме икән?" - дип борчылуын белдерде Айсылу Галиева.
Аның әйтүенчә, дәрес программасыннан тыш, башка әсәрләрне, технологияләрне дә кулланучы укытучылар бар. "Миңа калса, дәрестә иң зур урынны укытучы алып тора. Әле әти-әниләр үзара сөйләшә ди: бер мәктәптә рус исем-фамилияле укытучы бар, аның дәресләре әйбәт икән, дип сөйләшәләр ди. Ул үз дәресләрен "Сәлам", "Татарча да яхшы бел" дәреслекләре буенча алып бара, ләкин китапта язылганча гына түгел. Сөйләм, уеннар рәвешендә алып бара. Укучылар белән диалоглар кора. Әйтик, бер дәрестә кибет уйнадылар. "Әйдәгез, кибетле уйныйк әле", - диләр. Бу 2 ай укыган 1 нче сыйныф укучылары. Укытучының артыннан чыгып, рәхмәт дип кычкыралар. Укытучыны яратмасалар, аның дәресенә карата мөнәсәбәт әйбәт була алмый", - дип белгеләп узды Айсылу Галиева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2