news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айсылу Галиева: Нинди генә предметны алма, берсенең дә методикасы мактанырлык түгел

Филология фәннәре кандидаты методиканың камил булмавы татар теле дәреслегенә генә хас түгел, дип саный.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Мәктәп программасындагы предметларның берсенең дә укыту методикасы шәп дип әйтерлек түгел. Өч бала анасы, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева шул фикердә. Бу хакта ул татар теленең мәктәпләрдә укытылуы буенча борчулы мәсьәләгә багышланган интервьюсында белдерде.

"Шунысы кызык: вице-премьер Ольга Голодец: "Безнең балалар 1340 сәгать укып чыгалар, шуңа карамастан рус телен белмиләр. Монда сәгать санын арттыру түгел, методиканы үзгәртү кирәктер," - ди. Безнең рус телле ата-аналар, татар теле методикасы начар, дип контраргумент китерә бит. Татар теленеке генә түгел, нинди генә предметны алма, берсенең дә методикасы мактанырлык түгел, дияр идем мин", - диде Айсылу Галиева "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100