news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айсылу Галиева: "Без өйдә татарча аралашабыз, мәктәптә кирәкми" дигән сүз – ялгыш фикер ул

Филология фәннәре кандидаты фикеренчә, бала, мәктәптә татарча укымаса, русча фикер йөртә башлаячак.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бала русча фикерләп тормыш алып бара икән, үз балалары белән татарча сөйләшә алмаячак. Өч бала анасы, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында билгеләп узды. Ул "Татар теле өйдә өйрәнелсә, шул җитә", дигән уй тарафдарларына карата үз фикерен белдерде.

 "Мин үзем бу әйбер аша уздым инде. Улым 1 нче сыйныфка укырга кергәндә, татар сыйныфы ачылмасмы, дип йөргән вакытта, рус әти-әниләреннән бигрәк, татар ата-аналары: "Нәрсәгә безгә татар теле, өйдә сөйләшәбез бит инде", - дип күтәрелеп чыктылар. Әгәр бала татар телендә укымый, әгәр мәктәптә 12-13 сәгать вакытын русча аралашып уздыра икән, ул рус телендә уйлый, фикерли башлаячак.

"Без өйдә татарча аралашабыз, мәктәптә кирәк түгел" дигән фикер – ялгыш фикер. Әгәр бала русча фикерләп тормыш алып бара икән, үз балалары белән татарча сөйләшә алмаячак. "Әника, әтика" дип кенә әйтүгә әйләнеп калачак. Ә аның балалары, гомумән, рус булачак. "Миңа татар теле кирәкми - татар концертларына йөрим, өйдә дә татарча сөйләшәм" дип әйткән ханым үзе үлеп киткәч, аш мәҗлесләрендә татарча дога кылырлык оныклары булмаячак инде аның", - дип билгеләп узды Айсылу Галиева.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100