news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Айсылу" фильмы прокатка чыга

Култык таягы белән генә йөри алучы Айсылу исемле кызның эстрада сәхнәсен яулавы турында фильм проекты тамашачыга ике ел элек тәкъдим ителгән иде.

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ике ел элек пилот проект буларак тәкдим ителгән «Айсылу» тулы метражлы фильмы 17 августтан Татарстан кинотеатрларында күрсәтелә башлый. Кинокартинаны Казанның зур мультиплексларында һәм Татарстанның башка кинотеатрларында карап булачак, дип хәбәр итә Алексей Барыкин кинокомпаниясе. Төбәк прокатчылары фикеренчә, “Айсылу”ның тулы метражлы версиясе – татар телле тамашачы арасында иң көтелгән проект.

Проект авторлары «Айсылу» фильмын “татар Золушкасы” язмышы дип атый. Картинаның төп герое – әнисе белән авылда яшәүче Айсылу исемле яшь кыз. Ул чибәр, матур тавышка ия, әмма гарип һәм бары култык таяклары белән генә йөри ала. Көннәрдән бер көнне бер җырчы кызга клип төшерергә дип аларның күршесенә уңышлы гына продюсер кайта. “Талант ул берни түгел, иң мөһиме – яхшы продюсерың булу. Шул чагында гына уңышка ирешә аласың. Мин теләсә кемнән дә йолдыз ясый алам”, – дип масая шоу-бизнес вәкиле Йосыф. Ә оператор егетнең күзе Айсылуга төшә. Ул Йосыф белән бәхәсләшә һәм Айсылуны җырчы итәргә күндерә, кызга клип төшерә. Шулай итеп, Айсылуның язмышында яңа этап башлана...

Фильмда төп геройны Г.Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллина башкарды. Кинокартинада танылган җырчылар Венера Ганиева һәм Римма Ибраһимовалар да катнашкан.

“Шунысы кызык, «Айсылу» фильмының бер күренеше Г.Камал театрында “Татар моңы” конкурсының гала-концерты вакытында төшерелде. Анда конкурста катнашучылар һәм тамашачылар да төште. Хәзер алар үзләрен зур экраннарда карый ала”, – ди оештыручылар.

Искәртеп үтәбез, концерт вакытында киноның бер өлеше төшерелүе турында тамашачыга хәбәр ителмәде. Алып баручылар чираттагы башкаручыны игълан иткәндә, аның конкурста катнашмавын искәрттеләр, шулай да мөмкинлекләре чикләнгән яшь җырчыны алкышлауны сорадылар.

“Айсылу ролен башкаручы Гөлназ Галимуллина сәхнәгә чыгып “Илкәем” җырын ( Нәкый Исәнбәт сүзләре, халык көе) башкарды. Халык аягүрә басып алкышлады. Сәхнәгә кинооператорлар чыкты. Халык үзенең прокатка чыгасы татар фильмын төшерү шаһиты булуын сизми дә калды”, – дип язган иде әлеге кино төшерү процессы турында “Татар-информ”.

Сценарий авторы һәм проектның башкаручы продюсеры – Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе призеры, “Ника” киноакадемиясе номинанты Алексей Барыкин. Фильмның режиссерлары – яшь кинематографистлар Рөстәм Рәшитов һәм Солтан Сөнгатуллин.

«Айсылу» картинасы татар телендә, аның рус теленә субтитрлары бар. Фильм Яшел Үзәннең “Ника” фонды базасында Татарстан Мәдәният министрлыгы финанс ярдәмендә төшерелгән. Прокат “Татаркино” учреждениесе катнашында тормышка ашырыла.

17 августта Казанда фильмны «Киномакс», «Корстон», «5 звезд», «Магия кино», «Grand Cinema», «Мир» кинотеатрларда карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100