news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Айсылу” – 2017 елда иң күп каралган татар фильмы

“Айсылу” – Казан дәүләт мәдәният институты кинематографистлары эше.

“Айсылу” – 2017 елда иң күп каралган татар фильмы
Михаил Захаров

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Алексей Барыкинның “Айсылу” фильмы 2017 елда иң күп каралган татар фильмы булган. Бу хакта "Татаркино" оешмасы мәгълүматына сылтама белән Алексей Барыкин хәбәр итә: “Ул әле һаман да прокатта бара һәм һаман да тулы заллар җыя”, - ди ул.

Казан дәүләт мәдәният институты доценты, кино сәнгате кафедрасы мөдире, кинорежиссер һәм продюсер Алексей Барыкин шунысын да искәртә, “Татаркино” җыемнарына "Тандем", "Парк-хаус", "Корстон", XL сәүдә үзәкләрендә урнашкан кинотеатрлардагы җыемнар да өстәлә. Быел җәй көне фильм коммерция кинозалларында да уңыш белән барды.

Мәгълүмат өчен. “Айсылу” – Казан дәүләт мәдәният институты кинематографистлары эше. Идея авторы һәм сценарист – Алексей Барыкин. Фильмның режиссерлары икәү – беренче өлешен Рөстәм Рәшитов төшерсә, икенчесен Солтан Сөнгатуллин төшергән.

Фильмның төп герое - авылда әнисе белән яшәп ятучы, матур гына итеп халык көйләрен җырлаучы, чибәр һәм ихлас татар кызы. Биредә аның инвалидлыгына акцент ясала һәм аның татар эстрадасын яуларга омтылышы сурәтләнә. Төп рольне Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллина башкара.

Искәртеп үтәбез, "Интертат" электрон газетасы "Айсылу" фильмын елның өч уңышлы татар фильмының берсе дип саный.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot