news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айшә авылы хакимияте чегәннәрнең 17 законсыз корылмасын ишүне таләп итә

Экспертиза корылмаларның санитар һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп төзелмәвен ачыклаган.

(Яшел Үзән, 2 февраль, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Яшел Үзән шәһәр суды Айшә авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан тапшырылган гражданлык дәгъвасын тикшерү эшенә керешкән. Администрация 17 йортны законсыз төзелгән, дип саный. Бу җир чегән диаспорасына карый, аның вәкилләре  судта җавапчы булып катнаша.

“Без бу җирдә менә инде 15 ел яшибез. Бу корылмаларга да шуның кадәр үк. Андагы җир – 40 сутый. Һәрбер корылманы теркәү мөмкин эш түгел – 1 шәр сутый булып чыга. Без үзебезгә җир бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать иттек. Бушлай түгел, әлбәттә. Ләкин бу барып чыкмады. 15 ел дәвамында яхшы гына яшәдек һәм менә соңгы елда проблемалар килеп чыга башлады”, - дип белдерде Януш Кальдарас.

Йортларның берсендә 30га якын кеше теркәлгән. Аларның бер өлеше төп йортта, калганнары башка корылмаларда тора. Кайберләре бөтенләй бу авылда яшәми, бары документлар буенча гына исәпләнә. Бу хәл башкарма комитетта шулай ук күп сораулар тудыра.

“Без ирек сөючән халык. Шуңа күрә без фатирларда, “киртә эчендә” яши алмыйбыз. Безгә җир кирәк. Шуңа күрә без барлык балаларыбыз өчен дә монда йортлар төзедек”, - дип искәртте Януш Кальдарас.

“Без үткәргән экспертиза нәтиҗәләре буенча, бу йортлар санитар һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп төзелмәгән”, - дип белдерде дәгъва белдерүчеләр вәкиле Юлия Нечаева.

“Европада чегәннәрнең бер җирлектә компакт яшәү практикасы гамәлгә кертелде. Судта без бу тәҗрибәгә таяначакбыз”, - дип белдерде җавапчылар ягыннан юрист Андрей Сучков. Ул утырыш залына экспертиза үткәрүчене чакыру үтенечен белдерде, бер төркем документлар соратты. Суд эшен кичектереп торырга карар чыгарды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100