news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“АЙСЕК” халыкара оешмасы” мәдәниара коммуникацияләр лагерен оештырган

Лагерь үз алдына күптөрле максатлар куйган

(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Менә инде 5 нче ел рәттән “АЙСЕК” халыкара оешмасы активистлары өчен җәй августта башлана. Нәкъ менә шушы вакытта “АЙСЕК” “It`s up to you!” мәдәниара коммуникацияләр лагерен оештыра. Лагерь 15-25 яшьтәге 40 лап яшүсмерне һәм яшь буын вәкилләрен үзенә җыя.
5 нче юбилей сменасы “Росинка сәламәтләндерү үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма базасында 15-21 август көннәрендә узган. Лагерьнең үзенчәлеге шунда: вожатыйлар сыйфатында лагерьгә төрле илләрдән студентлар чакырыла. Проектны гамәлгә ашыру барышында түбәндәге максатлар куелган: лагерьдә катнашучыларның лидерлык потенциалын ачу – моның өчен җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясау буенча мастер-класслар үткәрелгән, катнашучылар үзләрен вожатый ролендә дә сынап караган; телләр каршылыгын җиңү – бу юнәлештә балаларга Эстония, Кытай, Румыниядән студентлар ярдәм иткән. Стажерлар инглиз теле белеменең төрле дәрәҗәләре буенча инглиз клублары оештырган; толерантлык тәрбияләү – стажерлар интернациональ клублар үткәргән: сәгать дәвамында һәр катнашучы үз иле турында сөйләгән, мәдәнияте белән таныштырган.
Лагерь программасы төрле спорт чараларына, интеллектуаль уеннарга, төрле конкурсларга да бай булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot