news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Зариповны Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләделәр

Республика матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенә бүләкне Татарстанның Премьер-министры тапшырды.

Айрат Зариповны Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләделәр
Рамиль Гали

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин Республика матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповка Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды.

Татарстанның Премьер-министры сүзләренчә, Айрат Зариповның агентлыгы профессионалларча эшли һәм һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайный.

«Сезне Татарстан Матбугат көне белән тәбрик итәм. Сезнең һөнәрегез искиткеч, әмма гадәти түгел. Сез, алгы рәттә торып, барлык хәбәрне беренчеләрдән булып беләсез», – дип котлады республика журналистларын Алексей Песошин.

Сүз уңаеннан, «Фидакарь хезмәте өчен» медале Татарстанның дәүләт, икътисад, социаль һәм мәдәни үсеше, республиканың икътисадый һәм фәнни мөмкинлекләре өлкәсендәге хемәтнең югары уңышлары өчен бирелә.

Искәртеп үтик, бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге XX нче «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100