news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Зариповка Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы тапшырылды

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды.

Айрат Зариповка Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы тапшырылды
Рамиль Гали

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Дәүләт бүләген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Әлеге бүләккә, шулай ук, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, "КАМАЗ-Автоспорт" коммерцияле булмаган партнерлыгы пресс-атташесы Эрик Хәйруллин лаек булды. 

Айрат Зариповка мактаулы бүләк 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрүгә зур өлеш керткән өчен бирелде.

  • Айрат Зарипов 1984 елда “физика” белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын, 1995 елда “менеджмент” белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган.
  • 1991-1994 елларда – Казан шәһәре Идел буе районының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе. 1994 елдан 2002 елга кадәр Казан администрациясендә иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ белән элемтәләр буенча идарә башлыгы булып эшләгән.
  • 2002 елдан – ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе. 2010 елдан 2015 елга кадәр – Роскомнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе. 2015 елның 16 гыйнварыннан – “Татмедиа” Республика агентлыгы җитәкчесе. 2007 елда “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100