news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Зарипов «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе вазифасыннан китте

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе «Бердәм Россия» исемлеге буенча Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.

Айрат Зарипов «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе вазифасыннан китте
Владимир Васильев

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Зариповны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасыннан азат итү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Айрат Зарипов 2015 елдан «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгын җитәкләде», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Айрат Зариповның «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы вазифасындагы урынын кем алачагы турындагы ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100