news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Зарипов “Коррупция: журналист карашы” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

“Күп тә үтмәс, минем коллегаларга язар җирлек калмас, дип ышанам”, - диде ул коррупция темасын күздә тотып.

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Ермакова). “Күп тә үтмәс, минем коллегаларга язар җирлек калмас, дип ышанам”, - диде “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуниацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов коррупция темасын күздә тотып, коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору мәсьәләләре буенча матбугат чаралары арасында үткәрелгән бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында. 

Быел бәйгегә 277 журналист материалы тәкъдим ителде.

“Иң яхшы телесюжет” номинациясендә беренче урында Түбән Кама телевидениесе корреспонденты Алексей Комаров, икенче урында  “Татарстан” теле-радиокомпания корреспонденты Инна Данилова булды.

“Иң яхшы радиосюжет” номинациясендә “Татарстан” теле-радиокомпаниясе корреспондентлары Йолдыз Крепостина һәм Актаныштан Әлфия Мөхәммәтова җиңде. Әлеге номинациядә Айгөл Әхмәтшинаның татар телендә радиотапшыруы иң яхшысы дип табылды.

“ТНВ-продакшн” студиясе директоры, “Татарстан без коррупции” проектын алып баручы Гөлнара Тимуршина аерым бүләккә ия булды.

Махсус бүләк “Чаян” журналына һәм “Хезмәт” газетына тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100