news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга

Футбол буенча дөнья чемпионатында Казанның ике матбугат үзәгендә 50 илдән өч меңләп журналист эшләде.

Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
Рамиль Гали/архив

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Футбол буенча дөнья чемпионатында Казанның ике матбугат үзәгендә дөньяның 50 иленнән массакүләм матбугат чараларының өч меңләп вәкиле эшләде. Тәэсирләр – бары әйбәт кенә һәм әле алар һаман килә бара.

Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатының республика оештыру комитеты утырышында “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов әйтте. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Матбугат үзәкләренең берсе нәкъ менә “Казан Арена” стадионында эшләде. Татарстан башкаласында узган һәр алты матчны 65кә кадәр телекомпания күрсәтте. Тагын футбол командалары вәкилләре белән 24 матбугат конференциясе оештырылды.

“Оештыручы барлык 11 шәһәрдә FIFA аккредитациясе булмаган журналистлар һәм блогерлар өчен шәһәр мультимедияле матбугат үзәкләре булдырылды. Казанда шундый матбугат үзәге “IT-парк”та 13 июньнән 16 июльгә кадәр эшләде. Шул ук вакытта ул FIFA аккредитациясе булган журналистлар өчен дә ачык иде”, - дип хәбәр итте Зарипов.

Оештыруның югары дәрәҗәдә булуын барысы да бәяләде. Матбугат үзәге даими рәвештә фото- һәм видеоматериаллар тәкъдим итте, шулай ук Россия һәм чит ил ММЧлары өчен мәгълүмати ярдәм күрсәтте һәм эксклюзив интервьюлар оештырды. Моннан тыш 43 матбугат конференциясе һәм чемпионатның 11 шәһәрен бәйләүче тугыз телекүпер оештырды. Журналистлар арасында Җанатарлар зонасы да бик популяр булды.

Айрат Зарипов чемпионат узган көннәрдә төбәк, федераль һәм чит ил массакүләм матбугат чараларында Казан һәм казанлылар турында 52 меңнән артык материал басылуын әйтте. “СКАН-Интерфакс” мәгълүматлары буенча Казан массакүләм матбугат чараларында искә алу саны буенча Мәскәү, Санкт — Петербург һәм Сочидан соң дүртенче шәһәр”, - диде “Татмедиа” республика агентлыгы башлыгы. Тәэсирләр – бик әйбәт һәм әле алар һаман килә тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100