news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Зарипов "Интертат"ның татар сайтлары арасында лидерлыгын әйтте

"Татар-информ" генераль директоры Шамил Садыйковка Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның Мактау грамотасы тапшырылды.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Татмедиа" Республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов "Интертат" электрон газетасының 2017 елның декабрендә дөньяда иң күп укыла торган татар сайты дип танылганын билгеләп узды. Бу хакта ул бүген агентлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

"Интернет – татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, үстерүнең, төрле төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларның мәгълүмат алмашуы өчен потенциаль мәйданчыгы", – диде Айрат Зарипов.

Ул "Татар-информ" сайтының 2016 елда .tatar домены белән эшли башлаган татар телле версиясенә аена 53 мең кеше керүен белдерде. "Ә "Интертат" электрон газетасы 2017 елның декабрендә дөньяда иң күп укыла торган татар сайты дип танылды. Соңгы айда анда 65 мең кеше кергән", – диде Зарипов.

"Татар-информ"ның рус телле редакциясе дә уңышларын күрсәтә. Узган елның өченче кварталы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, "Медиалогия" бәйсез мәгълүмати-аналитик системасы мәгълүматлары буенча, "Татар-информ" цитаталар китерүче Татарстан басмалары арасында лидерлыгын саклап килә. Уникаль кулланучылары һәм социаль челтәрдә активлыгы ягыннан да агентлык алдынгылар сафында.

Мәгълүмат агентлыгы эшенә федераль дәрәҗәдә бәя бирелде. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйковка Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның Мактау грамотасы тапшырылды. Бүләкне ул ведомство җитәкчесе Михаил Сеславинский кулыннан кабкл итеп алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100