news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Әюпов дәүләт имтиханнарын татар телендә бирергә кирәк дип саный

Балаларга милли һәм дини тәрбия бирүгә багышланган конференциядә галимнәр, укытучылар, тарихчылар катнашты.

Айрат Әюпов дәүләт имтиханнарын татар телендә бирергә кирәк дип саный
Владимир Васильев

(Казан, 20 май, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Татарстанның аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов дәүләт имтиханнарын татар телендә бирергә кирәк дип саный. Бу хакта ул кичә “Мәктәп һәм тәрбияле киләчәк” конфренциясендә әйтте.

Айрат Әюпов фикеренчә, татар телле балалар бакчалары, мәктәпләр булса да, мөмкинлекләр бик тар. “Дәүләт имтиханын рус телендә генә бирергә була. Үзеңнең туган телеңдә бирергә ярамый. Бу киртә булып тора. Бу резолюциягә керергә тиеш. Үзебезнең телдә дәүләт имтиханын бирү мөмкинлеге өчен мәгариф министрлыгы да, хөкүмәтебез дә, дәүләт советы да көрәшергә тиеш”, - диде ул.

Мәгариф ассоциациясе президенты, тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин укучыларның бердәм дәүләт имтиханы яки дәүләт йомгаклау имтиханы бирергә сайлау хокукы барлыгын әйтте. “Әлбәттә халык бердәм дәүләт имтиханын сайлый, чөнки бердәм дәүләт имтиханы нигә бердәм дип атала? Чөнки ул мәктәптән чыгарылыш имтиханы гына түгел, югары уку йортына да керү имтиханы”, - диде ул.

“Имтиханны рус телендә генә бирү Конституциядә дә, халыкара законнарда да кеше хокукларын бозуга санала. Бу эш буенча судлар, мәхкәмәләр алып барылды, ләкин Россиянең югары суды, ул приказны үз көчендә калдырды”, - диде Марат Лотфуллин.

Марат Лотфуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта имтиханны туган телдә бирү эше буенча Европа суды тикшерүләр алып бара. Европа судында имтиханны туган телдә бирә алмау проблемасы аерым кеше хокукын бозамы, яки бөтен халык моңа каршымы икәнлеген ачыклар өчен мәгълүмат җыялар. “Ләкин бу имтиханнарга каршы безнең массакүләм чараларда да, халык арасында да зур чыгышлар юк”, - диде ул.

“Россия Конституциясендә дә, халыкара законнарда кеше туган телдә белемне һәр дәрәҗәдә: балалар бакчасыннан алып югары белемгә кадәр алырга, һәм профессиональ өлкәдә дә туган телдә эшләргә мөмкинлек булырга тиеш дип язылган. Россия хөкүмәте моны тугыз еллык төп белем белән генә чикли”, - диде Марат Лотфуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100