news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Сибагатуллин ТНВ каналының коллективына тәкъдим ителде

2011-2018 елларда мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллин "Яңа гасыр" каналының башкарма директоры итеп билгеләнде.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Бүген “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең башкарма директоры Айрат Сибагатуллин коллективка тәкъдим ителде. 

Телекомпаниянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, каналның генераль директоры Илшат Әминов Айрат Сибагатуллинны коллективка тәкъдим иткәндә "безнең иҗади команда составында иҗади уңышлар һәм нәтиҗәле эшләр телим”, - дигән.  Айрат Сибагатуллин «Яңа Гасыр”ның дус коллективында эшләргә мөмкинлек биргән өчен рәхмәтен белдергән. Ул мәдәният министры булып эшләгән вакытында республикадан читтәге төбәкләрдә “Яңа Гасыр” адресына зур рәхмәтләр ишетүен әйтте. 

“Мин бүген беренче көн эшкә чыктым. Әле коллектив белән танышам. Яңа проектларны күрсәтәчәкләр. Мин әле генә нинди яңа тапшырулар булачагын әйтә алмыйм, анысын бергәләп хәл итәрбез. Коллективым бик әйбәт, һәрберсе белән очрашып, һәрберсенең уйлаган фикерләрен беләсем килә. Әлегә төп бурыч – коллегаларның фикерләрен белү”, - диде Айрат Сибагатуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Айрат Сибагатуллин «Яңа гасыр” һәм ТНВ Планета” каналлары тапшырулары өчен җаваплы булачак.

Илшат Әминов якын арада ТНВда кыскартулар һәм тапшыруларның форматы үзгәрү көтелмәгәнен әйтте. Лицензиядә каралганча, тапшырулар ике телдә алып барылачак.

Айрат Сибагатуллин 1958 елны Байлар Сабасында туган. Профессиональ-техник училищены тәмамлагач, Чистайда радиооператор булып эшли. Казан дәүләт педагогика институтында тарих укытучысы белгечлеген ала. 1985—1989 — Казан пединститутында профсоюз комитеты рәисе, 1989—1991 — КПССның Бауман райкомы инструкторы, 1991—1993 —"Киноцентр" берләшмәсенең директоры урынбасары; 1993—1997 — Татарстан дәүләт кинематография комитеты рәисе, 1997—1998 — ТР Министрлар кабинетының мәдәният һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе, 1998—1999 — ТР Премьер-министры киңәшчесе, 1999—2002 — “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе рәисе урынбасары, 2002 “Яңа Гасыр” телекомпаниясе генераль директоры урынбасары, 2002 - 2011 — “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе рәисе, 2011 - 2018 — ТР мәдәният министры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100