news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Сибагатуллин: “Татарстан һәм Төркмәстан арасында һәрвакыт мәдәни бәйләнеш бар”

ТРда Төркмәнстан көннәренең ябылу концерты аншлаг белән узды

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенең концертлар залында сәнгать осталарының Татарстан Республикасында Төркмәстан көннәре программасын йомгаклау концерты булды. Татарстан артистлары белән бер сәхнәдә Төркмәнстанның алдынгы музыкантлары, биючеләре һәм җыр башкаручылары чыгыш ясады. Чараны Татарстан һәм Төркмәстан Мәдәният министрлыклары оештырды.

Программаның йомгаклау концерты аншлаг белән узды. “Менгли” бию коллективы, “Дагдан” фольклор-этнографик коллективы, “Ляле” вокал квинтеты, борынгы музыка уен кораллары — бахшыда уйнаучылар чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул итте.

Төркмәнстан дәүләт филармониясе солистлары Нуры Нурыева, артистлардан Сельба Аннадурдыева, Бахар Дурдыева, Мәрдән Бәйрәмов, пианиночы Рөстәм Рахмәдов, Төркмәстан консерваториясе проректоры Гарягде Сарыева чыгышлары да алкышларга күмелде.

Төркмәнстанның атказанган артистлары Сөхәнберде Уразбәрдаева һәм Сахыдырсон Ходҗакованың җырлары да Казан тамашачысы күңеленә хуш килде. Концерт программасында Төркмәнстанның классик музыкасын, халык җырларын һәм милли биюләрен күрергә мөмкин иде.

Татар милли сәнгатен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тәкъдим итте. Алар “Минзәлә биюләре”, “Чабата” һәм “Джигитовка” кебек популяр композицияләрен башкарды. Концерт ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм “Дагдан” фольклор-этнографик коллективының уртак чыгышы белән тәмамланды. Артистлар тамашачыларга “Куштдепти” төркмән биюен тәкъдим итте. Зал аларга аягүрә килеш кул чапты.

Төркмәнстан мәдәният министры урынбасары Атагельды Шамурадов ачык йөз белән каршы алган казанлыларга һәм Төркмәнстан көннәрен югары дәрәҗәдә Татарстанда уздырырга ярдәм иткән республика хөкүмәтенә һәм Мәдәният министрлыгына рәхмәтләрен җиткерде.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исә 2012 елда Ашхабадта Татарстан Республикасы көннәренең уңыш белән үткәнен, Төркмәнстанның иң яхшы мәйданнарында татар музыкасы яңгыравын искәртте. “Төркмәнстан һәм Татарстан арасында һәрвакыт мәдәни бәйләнеш булды. Аны сакларга һәм үстерергә кирәк”, - диде ул.

Мәдәният министры бердәм проектларның, аерым алганда, Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында алга таба да дәвам ителәчәген һәм Ашхабадта “Алтын Урда” балеты күрсәтелергә мөмкинлеге хакында да хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100