news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Сибагатуллин Татарстан Мәдәният министрлыгы коллективы белән хушлашты

Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчесен тантаналы төстә лаеклы ялга озаттылар.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). 14 апрельдә Татарстан Президенты указы нигезендә Татарстан мәдәният министры вазифасыннан азат ителгән Айрат Сибагатуллин бүген коллектив белән саубуллашты. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Мәдәният министрлыгында элеккеге җитәкчене тантаналы төстә лаеклы ялга озаттылар.

Сибагатуллин, министрлык хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, министрлыкны җитәкләгән җиде елның бер мизгелдә узып китүен әйтте.

Коллеаглары аңа дәвамлы алкышлар белән җавап кайтарды һәм алга таба сәламәтлек һәм уңышлар теләүләрен җиткерделәр. Шулай ук мәдәният ведомствосы хезмәткәрләре Айрат Сибагатуллинның республика тормышындагы мәдәни вакыйгалардан читтә калмыйча, анда актив катнашырга чакырдылар. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100