news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Сибагатуллин: Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә

Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар эстрадасы репертуар кытлыгы кичерә, аранжировкалар начар, моңа өстәп, җырчыларның вокаль мөмкинлекләре түбән булуы, вокаль мәктәбе һәм вокаль культура булмау – Татарстан мәдәният министр Айрат Сибагатуллин карашынча, татар эстрадасының төп проблемалары шулар. Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министр татар эстрадасы мәсьәләсенә дә тукталды.

“Практика күрсәткәнчә, яхшы җыр булса – җырчысы табыла. Монда эш акча түгел, эш – талантта, идеядә, жанр һәм стилистика чишелешләрендә. 2018 елда җыр конкурсы аша без җыр репертуарын яңарта алырбыз дип уйлыйм”, - диде министр.

Айрат Сибагатуллин эстрада проблемасының чишелешен профессиональ музыкаль җәмәгатьчелек, шоу-бизнесны оештыручылар һәм продюсерлар хезмәттәшлегендә күрә.

Эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны хәл итү максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнгән.

Искәртеп үтәбез, моннан ике ел элек Татарстан мәдәният министрлыгы сәнгать советлары кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыккан иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot