news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Сибагатуллин Кече шәһәр театрлары республика фестивале үткәрергә тәкъдим итә

«Кече шәһәр театрлары» һәм «Театр – балаларга» федераль проектларында Татарстанның тугыз дәүләт һәм ике муниципаль театры катнашты.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел республикада Кече шәһәр театрлары театр фестивале үткәрелүе мөмкин. Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый тәкъдим белән чыкты.

«Кече шәһәр театрлары» һәм «Театр – балаларга» федераль проектларында Татарстанның тугыз дәүләт һәм ике муниципаль театры катнашты. Аларның күбесе – Кама арты театрлары, - диде министр чыгышында.- Театрларга бүленгән 37 миллион сумнан артык федераль һәм республика акчаларына 26 яңа спектакль куелды, матди-техник база яхшыртылды”.

“Проект кысаларында узган ел бик уңышлы спектакльләр куелуын, Кама арты театрлары тарафынан классик драматургияне популярлаштыру, татар телен үстерү, яңа иҗади формалар эзләү буенча актив эш башкарылуын исәпкә алып, 2018 елда Кече шәһәр театрлары республика фестивале үткәрергә тәкъдим итәм”, - диде Айрат Сибагатуллин.

Министр федераль проектларның быел да дәвам ителәчәген әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot