news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Сибагатуллин Халыкара музейлар көне белән котлады

Музей хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгы, эш сөюе һәм иҗади омтылышы республиканың мәдәни хәзинәләрен бөтен дөньяда танытуга ярдәм итәр дип ышана

 (Казан, 18 май, “Татар-информ”). Бүген — Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үзенең котлавын юллады.
“Кадерле дуслар! Халыкара музейлар көне уңаеннан барыгызны да ихлас тәбрик итәм!

2014 ел илебезнең мәдәни тормышында онытылмас вакыйгаларга бай булды. Мәдәният елында Татарстан Республикасының музейлары һәм музей-тыюлыклары фондлары һәм күргәзмәләр белән бәйле зур эш башкарды. Республика музейларына игътибар зур: узган елда музей караучылар саны 3,5 миллионнан артып китте.
Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, шулай УК, “Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгы” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ачылды. Болар барысы да − 2014 елның иң күренекле вакыйгалары.

Бүгенге көндә музейлар төрле аудиториягә – мәктәп укучыларына, туристик төркемнәргә, аерым шәхесләргә хезмәт күрсәтә. Бөтен дөньяда һәм илебездә тупланган тәҗрибәгә таянып, музейга килүчеләрне, иң беренче чиратта, экспонатларның “бренды”, ягъни аларның танылганлыгы җәлеп итә дип әйтергә мөмкин. Шуңа да республика музейларының күргәзмә эшчәнлеге илнең иң күренекле музейлары белән уртак проектлар оештыруга юнәлдерелгән.

Зур казанышларыбыз, уңышларыбыз булуга да карамастан, безнең әле башкарасы эшләребез байтак. Зөя утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен рәсми кәгазьләрне әзерләү эше актив алып барыла. 2015 елда, төзекләндергәннән соң, В.И.Ульянов-Ленин музей-йорты һәм А.М. Горькийның әдәби-мемориаль музее, Е.А.Боратынский музее ачылачак. Болар илебезнең төрле почмакларыннан, чит илләрдән килгән туристларга кызыклы булырга тиеш.

Музей хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгы, эш сөюе һәм иҗади омтылышы республиканың мәдәни хәзинәләрен бөтен дөньяда танытуга ярдәм итәр дип ышанам.
Сезне тагын бер кат әлеге бәйрәм уңаеннан котлыйм, сәламәтлек, актив һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлек, яңа һәм кызыклы проектларны гамәлгә ашыруда зур уңышлар телим!”- диелә министр А. Сибагатуллинның Халыкара музейлар көне белән котлау текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100