news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Шәфыйков фикеренчә, Татарстанда һәр кеше үзен композитор дип саный

Музыкаль җитәкче карашынча, хәзерге вакытта музыкага игътибар бирелми.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Удмуртиянең “Танок” дәүләт ансамбленең музыкаль җитәкчесе Айрат Шәфыйков хәзерге вакытта музыкага җитди игътибар бирелми дип исәпли. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмә барышында сөйләде.

“Башка композиторларга килгәндә, җыр язучылар бар, хәзер музыкага җитди игътибар бирелми диярлек. Җырга дигәндә, җырны сатып була. Сатасың да, акча эшлисең. Мәсәлән, скрипка өчен, йә фортепиано өчен концерт язсаң, беркем дә акча түләми, аны уйнамыйлар да. Үзең өчен язма ясыйсың килә икән, оркестр үзе акча сорарга мөмкин, чөнки бездә бүгенге көндә шундый вәзгыять. Күз алдына китерегез: сез симфония яздыгыз, Татарстанның дәүләт симфоник оркестрына минем әсәремне уйный алмассызмы икән дип барасыз, кызыксынып алсалар, бәлки, уйнарга да мөмкиннәр. Әгәр дә ниндидер кызыксыну, ниндидер авангард булмаса, алмаячаклар. Аудиоязма яздырасыгыз килсә, әйтик, архивта саклар өчен, алар “менә шул сумманы түлисез дә, без сезгә аны яздырып бирәбез” дип әйтәчәк, ягъни моның өчен бик зур акчалар кирәк. Хәзер җыр язучылар күп, бездә һәр кеше композитор дип саный үзен”, - диде Айрат Шәфыйков.

Бу хакта тулырак язманы intertat.tatar сайтында укырга мөмкин.

  • Айрат Шәфыйков – Удмуртиянең “Танок” дәүләт ансамбленең музыкаль җитәкчесе булып эшли, солист буларак чыгыш ясый. Тумышы белән Әлмәт районының Елхово авылыннан. Алты ел Әлмәт шәһәренең музыкаль мәктәбендә белем ала, соңыннан укуын Әлмәт музыка училищесында дәвам итә. Әлмәттә белем алганнан соң, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. ТРның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллинга баян классына эләгә. Белгечлеге буенча баянчы һәм гармунчы. Икенче белгечлеге дирижерлык буенча, укытучысы – Якутиянең атказанган артисты Николай Кисненко. Консерваториядә белем алганда, берьюлы ике коллективта уйный: беренчесе – профессор Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Татарика” халык уен кораллары оркестры, икенчесе – консерваториянең фольклор ансамбле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100