Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Айрат Шәфыйков фикеренчә, Ильяс Камал - татар музыкасының киләчәге
Удмуртиянең “Танок” дәүләт ансамбленең музыкаль җитәкчесе Ильяс Камал иҗатын югары бәяләде.
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Удмуртиянең “Танок” дәүләт ансамбленең музыкаль җитәкчесе Айрат Шәфыйков композитор Ильяс Камалны татар музыкасының киләчәге дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмә барышында сөйләде.
“Татар виолончелисты, композитор Ильяс Камалны алыйк. Без аның белән күптән түгел генә сөйләшкән идек, фикерләребез уртак, бер очрашсак, биш-алты сәгать сөйләшмичә аерыла да алмыйбыз. Нинди генә әйбер язмасын, аның әсәрләрендә татар музыкасы чагылыш таба. Ул джаз элементларын да, яңа заманча техникалар да куллана. Нәрсә генә эшләмәсен, аның музыкасын аерырга мөмкин, Ильясның үзенең стиле барлыкка килгән дип әйтергә була. Ул әле яшь композитор, без аның белән консерваторияне бергә тәмамладык. Хәзер Ильяс филармониядә солист буларак эшли, иҗатын дәвам итә. Аның әсәрләрен мин шактый югары бәялим. Мин аңа “син – татар музыкасының киләчәге” дип гел әйтә киләм. Әлбәттә, ул моның белән килешми, ул башын күтәреп йөри торган кеше түгел, һаман эштә. Ильяс татар музыкасына гына түгел, башкорт, керәшен фольклорына да мөрәҗәгать итә һәм мин аны шактый уңышлы дип саныйм”, - диде Айрат Шәфыйков.
Удмуртиянең “Танок” дәүләт ансамбленең музыкаль җитәкчесе Айрат Шәфыйков фикеренчә, Эльмир Низамов, Эльмира Галимова кебек композиторлар Европа стилендә иҗат итәргә тырыша, авангардка кереп китә: “Кызганыч, алар Европага тартыла, Европа стилендә иҗат итәргә тырыша. Бигрәк тә әле авангардка кереп китәләр, XX гасырда барлыкка килгән агымнарга кушыла. Ә татар музыкасы бик аз кала. Барысы да традицияләрдән, пентатоникадан, мелизматикадан китәргә тырыша. Мин ниндидер үсеш, омтылыш булмаска тиеш дип әйтмим, Булырга тиеш. Әмма ул әсәрне тыңлагач, гади кешеме, профессормы, ул аны аңламаячак”, - диде ул.
“Эльмир Низамовны алыйк. Мин аның белән шәхсән таныш. Ул шактый танылган композитор, аның әсәрләрен дәүләт симфоник оркестрлары да уйный, аның үз сайты да бар. Иҗатына килгәндә, интернетта “произведения татарского композитора Эльмира Низамова прозвучали в Монте-Карло” дип язалар. Ләкин нинди әсәр уйнадылар микән дип берсе дә сорамый! Баксаң, “Небесные движения” дигән әсәре уйналган! Әгәр дә аны тыңлап карасагыз, ул татар музыкасы да, рус музыкасы да түгел. Ул шундый авангардлы әйбер! Нинди техникада язылганын белмим, мин ул өлкәдә белгеч түгел. Әмма, гомуми музыка күзлегеннән караганда, ул җитди әсәр, анда фикерләр салынган, оркестровка эшләнгән. Ә татар музыкасына аның кагылышы бармы икән? Бу бик зур сорау уята. Минем фикеремчә, юк. Нишләптер оркестрлар күбрәк шундый әсәрләргә игътибар итә”, - дип белдерде Айрат Шәфыйков.
Айрат Шәфыйков сүзләренчә, татар музыкасында тәҗрибә ясауда беркадәр уйланырга кирәк: “Эльмир Низамовның вокаль музыкасы да бар, ул зур шагыйрьләр белән генә эшли: Ренат Харис, Равил Фәйзуллин. Эльмир Низамов аларның сүзләренә романслар яза. Ә сүзләре татар телендә булмаса, ул романс татарча булыр иде микән? Минем өчен бу да сорау астында. Әлбәттә, һәр кеше каядыр омтыла, татар музыкасында тәҗрибәләр куя, ладтан китеп карый һ.б. Миңа калса, монда шактый гына уйланырга кирәк. Мин аны начар дип әйтмим, ләкин бездә бу өлкәдә проблемалар бар”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз