Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Шәфыйгуллин: “Элеккеге хаталар башка кабатланмасын иде”
Айрат Шәфыйгуллин: “Элеккеге хаталар башка кабатланмасын иде”
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген – Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан, репрессия корбанын булып исәпләнүче татарстанлылар, әти-әнисе, туганнарын ГУЛАГларда югалткан кешеләр, республиканың иҗтимагый оешма вәкилләре, гомумән бу проблемага битараф булмаганнар бүген Казанның Ленин бакчасында урнашкан сәяси репрессия корбаннары һәйкәле янына җыелды.
Билгеле булганча, бүген Татарстанда әлеге афәттән зыян күргән 6,5 мең кеше яши. Аларның 90ы – Хезмәт белән төзәтү һәм хезмәт колонияләренең баш идарәсе (ГУЛАГ) тоткыннары. Заманында мондый язмышка дучар ителгән кешеләр тарафыннан зур тимер юл магистральләре, каналлар салынган, рудниклар казылган. Моңа өстәп алар төрле җәзалаулардан да интектерелгән. Сәяси репрессияләр үз чорының меңләгән талантлы кешесен юк иткән.
Бүген дә әлеге сүзләр һәйкәл янына җыелганнарның теленнән төшмәде. Россиядәге сәяси репрессия корбаннарын искә алу митингын ачып җибәргән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфыйгуллин сүз алып, бүгенге көннең үткәнне искә алудан тыш, бу хаталарның башка кабатланмавы өчен дә уздырылуын әйтте.
“Россия Федерациясендә бүген репрессия корбаннарына багышланган чаралар уза. Кайбер төбәктә бу проблемага азрак игътибар бирелә, кайда – күбрәк. Ничек кенә әйтсәк тә, боларның барысы да яшьләрнең ил тарихында булган әлеге кара тапны онытмавы, аның кабатланмавы өчен эшләнә”, - дип сөйләде министр. Ул заманында сәяси репрессия аркасында якыннарын югалткан, зур эзәрлекләүләргә дучар ителгән кешеләрләрнең яшьләргә моның турында сөйләү, аңлату кебек миссиядә катнашуын билгеләп, аларга рәхмәтен җиткерде.
Митингта Татарстанның сәяси репрессия корбаннары китабының баш мөхәррире Анатолий Иванов та катнашты. “Зираттагы сәяси репрессия корбаннары тактасы да исемнәр белән тулган. Гаепсез килеш лагерьләрдә йөртелгән, атып үтерелгән һәр кешенең исемен мәңгеләштерү максатында, унсигез томлык хәтер китабы нәшер иттек”, - дип сөйләп узды А.Иванов. Ул, моннан тыш, кулаклаштыру һәм административ репрессия корбаннары исемлеге туплана башланганын хәбәр итте. Алар тагын берничә томнан торган хәтер китабына кертеләчәк. Анатолий Иванов сүзләренә караганда, барлык төр репрессиядән зыян күрүчеләр саны Татарстан буенча йөз меңгә җитә.
Минингка килгән Казан Башкарма Комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина үз әбисенең дә репрессияләнгән булуын хәбәр итте. Ул, якын кешесе мисалында әлеге кешеләрнең аягында нык басып торучы, авырлыкларга бирешмәүчән, гаделсез тормыш юлы үткән көчле рухлы кешеләр икәнен әйтеп, алар алдында баш иде.
Татарстанның сәяси репрессияләр корбаннары иҗтимагый оешмасы президенты Абдуллахан Вәлиев оешмага биш мең кеше керүен, шуларның җитмешенең лагерьләрләрдән кайткан булуын әйтте. Минтинг барышында репрессияләнгән Нәҗип Мортазин репрессия бәласенә дучар ителгәннәргә багышланган шигырен укыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз