news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Шәфигуллин ТР Иминлек советы секретаре итеп билгеләнде

Валерий Власов V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, әлеге вазифадан китте

 (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 2007 елдан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгын җитәкләгән Айрат Шәфигуллин ТР Иминлек советы секретаре итеп билгеләнде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле 964-УП номерлы Указны имзалады, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

2010 елның апреленнән республика Иминлек советын җитәкләгән Валерий Власов, V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә, әлеге вазифадан китте.

Белешмә өчен. Айрат Радин улы Шәфигуллин 1965 елның 15 сентябрендә Казанда туган. 1990 елда Казан финанс-икътисад институтын  (икътисадчы), 2003 елда – Г.В. Плеханов ис. Россия Икътисад академиясен (эшлекле администрацияләү остасы) тәмамлаган. Шуңа кадәр 1983-1984 елларда Казан ПОГАТ-3 тә автослесарь булып эшләгән. 1984-1986 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт иткән. 1990-1995 - Казанның Совет районы хакимиятендә икътисадчы, икътисад һәм фаразлау бүлеге мөдире, торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы, 1995 ел – Казан шәһәре хакимиятенең торак мәйданын исәпкә алу, тикшереп тору һәм бүлү бүлеге башлыгы урынбасары; 1995-1997 еллар - Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары; 1997-1998 еллар - Казан шәһәре хакимиятенең финанс идарәсе башлыгы. 1998-2007 еллар – Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе; 2007-2014 еллар - Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры; икътисад фәннәре кандидаты, ТРның атказанган икътисадчысы (2007). 

Өйләнгән. Ике улы бар.                    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100