Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Шәфигуллин татарстанлыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады
“Без аларга аерым игътибар бирергә, аларның киңәшләрен тыңларга һәм елмаю бүләк итәргә тиеш”, - диелгән аның мөрәҗәгатендә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин Халыкара өлкәннәр көнендә мөрәҗәгать белән чыкты.
“Ел саен 1 октябрьдә озын гомер юлын узган өлкән кешеләргә хөрмәт белдерәбез.
Һәрберебез аларны күңелсезлекләрдән сакларга, аларның теләкләрен үтәргә, гомер көзен каршылаганда уңайлы яшәү шартлары тудырырга бурычлы.
Гореф-гадәтләр һәм традицияләр яшьләрдә өлкән буынга хөрмәт уята. Өлкәннәр туплаган зирәклелектән, әби-бабайларның кыйммәтле киңәшләреннән башка яшьләр якты киләчәк төзи алмый.
Бары тик көндәлек кайгырту һәм игътибар гына өлкән буын вәкилләрен саклау мөмкинлеге бирә. Бүген без аларга аерым игътибар бирергә, аларның киңәшләрен тыңларга һәм елмаю бүләк итәргә тиеш.
Хөрмәтле гражданнар! Бәхет – ул аңлаучың булу диләр, шуңа күрә сезгә барлык яктан игътибар, сезгә һәм гаиләгезгә бәхет, шатлык һәм сәламәтлек телим”, диелгән министр мөрҗәгатендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз