news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Шәфигуллин Түбән Камада булды
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры шәһәр мэры белән социаль объектларны карады
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Бүген Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин Түбән Камада эш сәфәрендә булды.
Казан кунагы беренче булып шәһәрнең яңа хезмәт һәм мәшгульлек үзәге офисында булды. Якын арада бу оешма элек сәламәтлек саклау идарәсе урнашкан бинаны биләячәк. Аннары министр Түбән Кама мэры Айдар Метшин озатуында “Балкыш” социаль-тернәкләндерү үзәгендә булды, анда тәрбияләнүчеләр һәм җитәкчелек белән очрашты. Алар Айрат Шәфигуллинга учреждениедәге проблемалар турында сөйләделәр. Беренче чиратта биредә капиталь ремонт үткәрү зарур, бу эшне башкарырга 12 млн. сум акча кирәк. Министр үзәкне карап чыккач, биредә Хөкүмәт ярдәме кирәк дигән нәтиҗәгә килде. “Бу мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм”, - дип вәгъдә итте ул “балкышлыларга”. Бүген билгеле булганча, якын арада үзәкне тәртипкә китерә башлаячаклар.
Бүген шулай ук Айрат Шәфигуллин һәм Айдар Метшин 66 һәм 63 нче һөнәри лицейларның тулай торакларында булды. Беренче тулай торакта тагын 3 ссузның студентлары яшәячәк, ә икенче торак бинада - гаиләле кешеләр һәм ул тулысынча Түбән Кама муниципаль районы балансына күчәчәк. 63 лицей тулай торагында капиталь ремонт үткәрергә кирәк була. Бу максатларга кирәкле акчаның бер өлешен республика бюджеты бүлеп бирергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2