Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Шәфигуллин социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Бүген Татарстанның 132 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе 10 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Бүген без иң әһәмиятле, гуманлы һөнәри бәйрәмнәрнең берсе Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәбез. Бүгенге җәмгыятьне белемле белгечләр, яңа социаль технологияләр белән эшли белүче һәм кешелек сыйфатларына ия белгечләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Социаль хезмәткәр булу – кешеләргә хезмәт итүнең үзенчәлекле юлын сайлау дигән сүз", диелгән әлеге котлауда.
Бүген Татарстанның 132 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе 10 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Ел дәвамында тормышы авыр хәлдә калган 600 меңгә якын граждан аларның хезмәтләреннән файдалана. Ике ел дәвамында инвалидлар, өлкән кешеләр һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү системасында күп яңалыклар кертелде. Махсус учреждениеләрдә тернәкләндерү процессында социаль адаптацияләү технологияләре кертүгә, көнкүреш һәм хезмәт мөстәкыйльлеген торгызу, үз-үзеңә хезмәт күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.
Министр республиканың халыкны социаль яклау органнары хезмәткәрләренә, татарстанлыларга социаль ярдәм чаралары вакытында һәм тулысынча килеп җитү бәрабәренә өчен зур эш алып барулары өчен, рәхмәт белдерде. Министр социаль өлкә хезмәткәрләренә сәламәтлек, күңел җылылыгы, көч-куәт, иминлек һәм күтәренке күңел теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз