news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Шәфигуллин республика Ветераннар советы җитәкчеләре белән очраша

Очрашу 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин республика Ветераннар (пенсионерлар) советы җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы район, шәһәр Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисләре белән очраша. Очрашу 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.
Очрашуда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алышыначак.
Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Айдар Гайнетдинов “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү турында” дигән темага чыгыш ясаячак.
Казанның Ветераннар советы рәисе Виктор Карягин, Әлмәт шәһәре һәм районы ветераннар оешмасы рәисе, республиканың көньяк-көнчыгышы ветераннар оешмасы кураторы Васил Хуҗиәхмәтов, шулай ук Яшел Үзән районы Ветераннар советы рәисе, көньяк-көнбатыш районнар ветераннар оешмасы кураторы Валентина Перфильева Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район һәм шәһәр ветеран оешмалары эшен оештыру турында сөйләячәк. Бу хакта ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot